ВОСПОМИНАНИЯ О ЯМАШЕ ИГЕНЕЕ В ГАЗЕТЕ «КРЯШЕН СУЗЕ»
- Авторы: Ахметов Д.И.1
-
Учреждения:
- Институт проблем экологии и недропользования АН РТ
- Выпуск: № 1 (2024)
- Страницы: 93-97
- Раздел: Исторические науки
- URL: https://journal-vniispk.ru/2499-9555/article/view/307234
- ID: 307234
Цитировать
Полный текст
Аннотация
Статья посвящена памяти известного писателя и общественного деятеля А.Н. Малова (литературный псевдоним Ямаш Игеней). Ямаш Игеней был главным редактором кряшенской газеты «Кряшен сузе». В статье размещены воспоминания о современниках, коллегах и друзьях. Дается высокая оценка творчеству и литературной деятельности Ямаша Игенея.
Ключевые слова
Полный текст
Талантлы шагыйрь, публицист, «Керәшен сүзе» газетасының беренче баш мөхәррире, керәшеннәрнең мәшһүр улы, асыл заты Ананий Нестерович Малов (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй) турында халык арасында иң җылы истәлекләр генә саклана. Ул вафат булгач озак вакыт та үтми, «Керәшен сүзе» газетасы аның турында замандашларының, коллегаларының, каләмдәшләренең, дусларының хәтирәләрен бастыра башлый.
Түбән Кама шәһәре керәшен җәмгыяте әгъзасы Виктор Шадрин хәтерендә, мәсәлән, Ананий Малов «сибелгән, таралган керәшеннәрне «Керәшен сүзе» газетасы аша җыйнау, рухи хәзинәләрен барлап, алдагы көннәргә илтү уе-максаты белән янган үтә дә тыйнак, сабыр, олы җанлы Кояш буларак искә ала. Ул озак еллар күпләренең күңелләрендә үзе иҗат иткән шигырьләре, «Керәшен сүзе» газетасы булып яшәячәк», дип инанган Виктор Шадрин [1].
«Керәшен сүзе» газетасы битләрендә Ананий Малов һәм аның эшчәнлеге турында иң җылы хәтирәләрен газетаны аннан соң җитәкләгән баш мөхәррир Людмила Даниловна Белоусова һәм газетаның учредителе Николай Антонов калдыралар. Людмила Белоусова үзенең ничек итеп Ананий Малов белән танышып киткәнен һәм газетада эшли башлавын искә төшерә. Ул вакытта алар әле җәмәгать башлангычында эшлиләр, ял көннәрендә яки кичләрен очрашып газетаны әзерлиләр [6].
«Аргамак» журналының баш мөхәррире Мансур Мортазин тасвирлавынча, Ананий Маловны бөтен «Аргамак» редакциясе яраткан, хөрмәт иткән. Ул үзеннән 10, 20, 30, хәтта 40 яшькә кечерәк кешеләр белән эшләсә дә, кирәк вакытта асыл киңәш бирүче өлкән агай да, ә кайчакларда яшьләрне көнләштерерлек җиңел сөякле биюче, бәйрәм күрке дә була алган. Ул әсәрләрендә бүгенге тормышка, бүгенге яшәешкә мәдхия җырламый иде, дип яза Мансур Мортазин, киресенчә, тормышны ул ничек бар, шулай сүрәтләргә яратты. Үзенең язмалары аша ул хәзерге көнебездән канәгать түгеллеген күрсәткән, иҗат кешесенең кадере юклыгына офтанган, рәхимсез бәндәләрнең, комсыз түрәләрнең кыланмышларына ачуын белдергән. «Аргамак» журналының баш мөхәррир урынбасары Мансур Сафин җылы иттереп аларның бергәләп Мамадышта эшләгән чакларын искә төшерә. Көндәлек уңайсызлакларга карамастан, Ананий Нестеровичның Мамадыштагы иҗади эшчәнлеге уңышлы булды, ул анда шагыйрь буларак чыныкты, профессиональ язучы булып өлгерде. Без чын шагыйрь булырга хыялландык һәм ул хыялны тормышка ашырдык, дип яза Мансур Сафин [1].
«Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре Рафаэль Сальмушев үзенең 1983 елда Ананий Малов белән Сарманда булган вакытларын искә төшерә. Миндә аның турында ярдәмчел, кешеләргә карата игътибарлы икән, дигән фикер калды, ди мәкалә авторы. Ул чын мәгънәсендә үз хезмәтләре белән халык мәхәббәтен яулаган шагыйрь. Өч көнлек очрашуда да Ананий Маловның мәңге онытылмаслык эз калдырганын хәтерли [4].
«Аргамак» журналы хезмәткәре Рәшит Бәшәр исенә төшерүенчә, Ананий Малов яхшы җанлы кеше булган, андыйларны сагынмыйча булмый. Җылы итеп аның беркатлыгын искә төшерә, шул беркатлыгы өчен аны кайвакыт күрмәскә, үпкәләтергә дә маташтылар. Үпкәләсә үзе дә каты үпкәли иде ул, ди Рәшит Бәшәр. Тормыш иптәшенә булган чын мәхәббәте, аның авырган вакытында бөтен өй эшләрен, мәшакәтләрен үз өстенә алганы турында җылы итеп тасвирлый [2].
Бер урында җыелып, Ананий Малов турында иң күп һәм авторитетлы кешеләр тарафыннан әйтелгән җылы, матур һәм абруйлы сүзләр 1998 елның 21 мартында булгандыр. Шушы көнне туган авылы Ләкедә әлеге бөек керәшен шәхесенең 60 еллык юбилее уздырыла. Әлеге юбилеена кадәр 10 ай элек вафат булса да, аны дуслары, каләмдәшләре, керәшен карендәшләре онытмыйлар. Аны шәхсән белүчеләр, хөрмәт итүчеләр, иҗатын яратучылар Башкортостанның Бакалы районыннан, Удмуртиянең Ижау шәһәреннән, Казан, Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга шәһәрләреннән Мамадыш районыннан җыелганнар. Кунаклар арасында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, «Керәшен сүзе» газетасының баш редакторы Людмила Белоусова, танылган җырчы Галина Казанцевалар булуы чараны тагын да абруйлырак иткән.
Җыелып беткәч кунаклар зиратка юл ала. Анда оештырылган митингта Людмила Белоусова, Алабуга педагогия институты доценты Николай Григорьев, «Аргамак» журналы хезмәткәре Рәшит Бәшәр шагыйрьнең иҗаты белән таныштыралар, аның турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашалар. Кабергә тере чәчәкләр салалар [3].
Сарман районы администрациясе башлыгы Әнвәр Залаков карары нигезендә үз вакытында шагыйрь укыган Ләке урта мәктәбенә Ямаш Игәнәй исеме бирелә. Мәктәпнең иң зур бүлмәләренең берсендә шагыйрьнең музее ачыла. Биредә аның шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары, дәресләрдә утырган партасы, хәтта класс журналлары һәм аның алган билгеләре табеле дә урын ала. Татарстан язучылар берелеге рәисе урынбасары Данил Салихов матур сүзләрдән кала тиздән шагыйрьнең Татарстан китап нәшриятында шигырьләр җыентыгы дөнья күрәчәге турында игълан итә. Җыелучылар бу хәбәрне көчле алкышлар белән каршы ала.
Соңрак сәхнәгә шагыйрьнең дуслары, туганнары, каләмдәшләре күтәрелә. Аяз Гыйлаҗев үзенең Зәй районы Югары Баграж авылында, керәшеннәр арасында үскәне, һәм аларны хөрмәт итүе турында әйтә. Ләкин элек керәшеннәрне зурлап булмады, ди. Ямаш Игәнәй исә үзенең югары бәясен ала башлаганын раслый. Безнең бурыч, дип дәвам итә Гыйлаҗев, аның иҗатын, якты исемен киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеген, аның намуслы, игелекле кеше булганын булуына басым ясый. Гомумән керәшен мәдәниятына ихтирамын күрсәтә. Керәшеннәрнең матур йолаларын, гореф-гадәтләрен, җыруларын, спецификалы сөйләм сүзләрен, туй бәйрәмнәрен саклап калуның мөһимлеге турында сөйли.
«Аргамак» журналының баш мөхәррире Мансур Мортазин журнал идарәсе һәм «Рухият» фонды тарафыннан уздырылган әдәби конкурс йомгаклары буенча 1997 ел өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең Ямаш Игәнәйгә бирелүе турында игълан итә. Изге теләкләр теләүчеләр арасында Менделеевск кунаклары да була [3].
1998 елның июлендә Ананий Маловның Яр Чаллыда торган йорты янына тантаналы рәвештә мемориаль такта куела. Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов монда аның иҗатына хөрмәт белән караучылар килгәнен искәртә. Чаллыдагы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Николай Ипеев Ананий Маловның лаеклы ялга чыкканнан соң бар вакытын «Керәшен сүзе» газетасына гына багышлау теләге белән йөргәнлеге турында әйтеп үтә. Гомумән, тантанада Ананий Малов турында якты истәлекләре белән уртаклашучылар күп була. Алар арасында: «Керәшен сүзе» газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова, язучы Факил Әмәк, «Аргамак» журналы мөхәррире Мансур Мортазин, журналның җаваплы секретаре Рәшит Бәшәр, Түбән Кама шәһәренең «Туган як» газетасы мөхәррире Виктор Шадрин, Чаллы шәһәре музее директоры Земфира Сафина, язучы Шамиль Шәйдуллин һәм башка шәхесләр катнаша [5].
Газетада Ананий Маловның авылдашларының да якты хәтирәләре дә бастырыла. Мәсәлән, Роза Аксакова «Ананий безнең авылның горурлыгы иде» дип яза. Ул һәр җәй саен авылга кайтып, туганнары, дуслары, классташлары белән аралашып яшәгән. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр, стена газетасына мәкаләләр язган. Егет булып җиткәч тә, авылда иң әдәпле, иң тыйнакларның берсе булып калган. «Керәшен сүзе» газетасында чыккан байтак язмаларын Ананий Малов авылына, авылдашларына багышлаган. Ул авылны уятырга, кешеләргә иман кертергә, күзләрен ачырга, үзләренең кем, нинди нәселдән икәнлеген күрсәтергә омтылды, дип яза аның авылдашы [1].
Об авторах
Д. И. Ахметов
Институт проблем экологии и недропользования АН РТ
Автор, ответственный за переписку.
Email: ahmetov-danir@mail.ru
младший научный сотрудник Казан, Россия Федерация
Список литературы
- Керәшен сүзе. 1997. №3 (29). 24 март.
- Керәшен сүзе. 1998. №1 (39). 23 январь.
- Керәшен сүзе. 1998. №5 (43). 4 апрель.
- Керәшен сүзе. 1998. №9 (47). 12 июнь.
- Керәшен сүзе. 1998. №11 (49). 17 июль.
- Керәшен сүзе. 2001. №5–9 (107–111). Август.
Дополнительные файлы
