Kryashen Hats

Cover Page

Cite item

Full Text

Abstract

Tradition is a form of transferring the spiritual experience of a people from generation to generation. In terms of clothing, modern Kryashen clothing does not differ from the clothing of other groups of the Tatar population. However, among the older generation you can still find handmade clothes decorated with ancient patterns. In general, peasants wore their own clothes until recent years, and factory-made items were rarely seen in public. Some people still treasure the dresses they made themselves, keeping them in their wardrobes and wearing them during holidays and weddings.

Keywords

Full Text

Кием-салымнар арасында сакланып калган борынгы кием­нәрдән иң күзгә ташланганы – баш киемнәре. Yзенчәлекләр, күбрәк хатын-кыз баш киемнәрендә чагыла. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора.

 

Калпак

Ак калпак, калпак – ак мамык җептән озын итеп бәйләнә, очында чугы да була. Яшь кызлар башларына калфак киеп, аның өстеннән укачачак бәйләгәннәр. Ак калфак татар халкында элек киң таралган баш киеме булган. Ул кулланылыштан күптән түгел генә төшеп калган. Чистай, Минзәлә, Алабуга өязләре керәшеннәрендә әле XX йөз башларында да ак калфаклар кигәннәр.

Хәзерге вакытта керәшен татарларында ак калфаклар сакланмаган, әмма Казан арты төбәгендә, Мишә буе авылларында керәшен кызлары әле илленче елларга кадәр кичке уеннарга чигүле калфаклар киеп чыкканнар. Халык җырларында исә «ак калпак» сүзе дә еш кулланыла:

Эзәй буйларыннан эз киткән,

Ак калпакай кигән кыз киткән.

Ак калпакайы сызмалы,

Без Йакты Күл (ав. ис.) кызлары.

Ак калпагың кисәнә,

Чугын артка чөй сәнә.

Эчеңдәге җаның ничек,

Безне шулай күрсәнә (борынгы җыр).

 

Такыйа, такийа

Такыйа, такийа – кызлар баш киеме, аны Лаеш районы Ташкирмән авылында яшәүче керәшеннәр һәм тау ягы керәшеннәре әле дә хәтерлиләр, сөйләп күрсәтәләр. Такыя, кызлар баш киеме буларак, элекке вакытларда татар халкының барлык төркемнәрендә дә булган, шулай ук башка төрки халыкларда һәм угро-фин халыкларында кызлар баш киеме буларак билгеле. Чувашларда тухъя – кызлар баш киеме, такыя, тухъя – башкортларда һәм Идел буе угрофин халыкларында: мари, удмурт, бисермәннәрдә, ягъни төрки халыклар белән элек-электән аралашып яшәгән күршеләрдә дә кызлар кия торган баш киеме такыя дип аталган.

Такыя – баш киеме мәгънәсендә әдәби әсәрләрдә дә кулланыла: Хәтфә калфаклар, чигелгән кәләпүшләр, укалы такыялар – һәммәсе Казаннан килеп, Мәскәүдә сатыладыр.

 

Кашбау

Кашбау – очлы итеп тегелгән баш киеме. Аның аскы өлешенә эрерәк, ә өскә таба ваграк тәңкәләр тезелгән була. Мисал: Балык тәңкәсе күwек җалтырап тора кашбау тәңкәсе. Kaшбay>кaш+бay сүзләреннән ясалган, ягъни каш өстенә кадәр төшеп тора торган бизәнү әйбере. Мондый баш киеме электә Казан татарларында киң таралган булган. Шулай ук татар-мишәрләрнең ләмбрә (кашпау) һәм темников (кашбау) төркемнәрендә, башкортларда (кашмау) һәм чувашларда (хушпу), бисермәннәрдә (кашпу) дә бар. Димәк, кашбау кайчандыр Идел буе төрки халыкларында киң таралган баш киеме булган дип нәтиҗә ясарга нигез бар.

Кашбау, кашмау сүзләре әдәби әсәрләрдә, язучылар телендә:

Зәңгәр күлдә яшел төнбоек,

Чәчкәсеннән кашбау ишәрмен (М.Җәлил).

«Карчык... вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын... олы кызы Сылубикәгә билгеләп тора» (Ә.Еники).

Баш бәйләү

Яшь киленнәрнең баш киемнәре икенчерәк төрле булган. Туй вакытында «баш бәйләтү» дигән йоланы башкарганда, яшь киленнең кыз чакта кия торган баш киемнәрен салдырып, киленнәр кия торган баш киемнәрен киерткәннәр.

Керәшеннәрдә бу эшне кыйаматлык әни башкара торган булган. Кызлар баш киеме: калпак-чачак, маңгай укаларны салдырып, хатыннар баш киеме: мәләнчек, сүрәкә, чигәчә һ.б. киертелгән. Бу йола Идел буендагы күрше халыклар, мәсәлән, мари, чуваш, удмуртларда, шулай ук кайбер төрки халыкларда да билгеле. Борынгы славяннар турындагы язмаларда да бу турыда мәгълүматлар күп.

Кыйаматлыкка баргач баш бәйләтәләр. Элгәре моңа шулай буладырыйы. Мәләнчек, чигәчә, сүрәкә, түгәрәк җаулык бәйләтә кыйаматлык.

Мәләнчек – тәңкәле һәм укалы һәртөрле баш киемнәре астына киеп калдырала торган чепчик формасындагы баш киеме. Мисал: Мәләнчек кийеп, баш бәйләп куй, чәчләр күренеп тормасын. Казан арты керәшеннәрдә бу сүзнең мәләчлек/мәрәчлек вариантлары кулланыла.

Чигәчә – чигә+чә, чигә турысына тәңкәләр тезелгән баш киеме. Чигәчәсе матур буган, тәңкәләр йалтырап тора. Кызыл бәйгүчле ди чигәчәсен. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә чигәчә сүзе урынына җилкәлек сүзе кулланыла.

Сүрәкә – мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме. Ул укалар белән чигеп, биек итеп тегелгән була. Тантаналы вакыйгалар (бәйрәм, туй һ.б.) уңае белән гадәттә олы яшьтәге хатын-кызлар кигәннәр. Сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле һәм дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнгәннәр.

Сүрәкә сүзе халык җырларында да еш кулланыла:

Сүрәкәләр чиктем киргесез,

Киреп чиккәннәргә биргесез.

Сайлап җарне мин сөймәдем,

Сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Сүрәкәләр чиктем бизәкләп,

Дүрт ти почмакайын пичәтләп.

Әйтәсе сүземне әйтми калдым,

Алдагы көнемне исәпләп.

Сүрәкә канаты – сүрәкәнең арткы ягына беркетелеп, аркага төшеп тора, кулдан сугып эшләнгән яки ефәк материядән тегелгән була. Ул Алабуга районы керәшеннәрендө чукул дип атала.

Сүрәкә канаты артка асылынган, ычы итәкле буладырыйы, кыругум җаннары тасмалы буладырыйы. Аның эстеннән катыннар җаулыгы бәйли җәш киленнәр, чуклы ак җаулык – чст. крш.

Керәшеннәрдәге сүрәкә формасында булган баш киеме русларда сорока һәм мариларда (сорака) бар. Бу баш киеме һәм аны белдерә торган сүз төрки халыкларда башка бәйли торган урама, яулык мәгънәсенә туры килә торган борынгы сүзләр: сарук, саруг, сарик, сарги формаларыннан үзгәртелеп рус һәм угро-фин телләренә кереп киткән дигән фикерләр бар.

Чукул – сурәкә, маңгай ука һәм маңгай тәңкәнең арткы өлешенә беркетелгән материя, Алабуга районы керәшеннәрендә шулай атала. Ул арканы каплап тора, очына, гадәттә, челтәр тотылган була. Мисал: Чукулы җепәктән теккән Дарҗаның, аныкыя сорагыз. Казан арты, Чистай керәшеннәрдә шул ук мәгънәдә сүрәкә канаты дигән сүз кулланыла.

Башкортстанның Шаран районы Базгыя авылында шундый ук мәгънәдә качмык сүзен кулланалар: Качмык сәленеп тора аркада, бәк матур булаларыйы кызлар элгәре.

 

Яулык һәм бөркәнчекләр

Хәзерге вакытта хатын-кызларның баш киемнәреннән почмаклап бәйләгән яулык төп кулланылышта тора. Электә исә хатын кыз баш киемнәре, кием булу белән бергә, күп төрле детальләрдән торган үзенчәлекле бизәнү әйберләре та хезмәт иткән.

Түгәрәк җаулык – кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына ука тотылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән баш киеме. Аны яшь киленнәр кия. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы, аның уртасына күпертеп чигелгән эре кара бизәкләр төшерелгән, тикшерүче галимнәр күрсәткәнчә, шундый бизәкләр болгар-хазар берлегенә караган төpки халыклар өчен хас билге булып торган. Яшь киленнәргә мәләнчек, сүрәкә, чигәчә киертелгәннән соң, өстән шушы түгәрәк яулыкны бөркәндерәләр.

Түгәрәк җаулык тектем мин,

Түгәрәк күзем түнтәреп.

Син икәнен белгән булсам,

Карарыйм күземне күтәреп.

Түгәрәк җаулыкны бер җыл җаптым җәш килен бугачын. Түгәрәк җаулык чиктем мин – каз. ар. крш. Түгәрәк җаулыкны зур кан'ишле кешеләр, җәш киленнәр җаба торган булган. Безнең әни бер җыл җаптым дийер ийе. Кайсы кеше ике ай гына җаба – чст. крш.

Ак җаулык – олырак хатын-кызлар бәйли торган баш киеме. Ак яулык дип аталса да, аның ике башы күпертеп чигелгән, сөлгесыман итеп сугылган озын ак тукымадан ясалган, аны иң өстән чалмасыман итеп чорнап куйганнар. Керәшеннәрдәге ак җаулык, формасы һәм чигү үрнәкләре, ягыннан, чувашлардагы сурпан тутри һәм пус тутри дигән баш киеменә бик охшаш.

Чистай керәшеннәрендә шундый баш киеме катыннар җаулыгы дип атала һәм аның формасы да икенчерәк төрле: Катыннар җаулыгы чуклы була.

Дарай җаулык – өстән бөркәнә торган чәчәкле ефәк яулык. Ул гадәттә кызыл төстәге ефәктән була. Мәсәлән: Марҗыйның сөйгән җегете дарай җаулык бүләк итеп биргән. Дарай сүзе башка төрки халыкларда да ефәк мәгънәсен белдерә: ногай телендә даьрйе – ефәк шәл, кумык телендә дарай – тафта, дарай челек – тaфтa күлмәк.

Тастар җаулык – яшь киленнәр бөркәнә торган яулык (Тау ягы керәшеннәрендә).

Тастар җаулык эшләгән алты атна, үзе сугып, башларын тегеп (чигеп) нәгышлаган.

Күшәгә – киндердән тегелгән бизәкле яулык. Ул сүз казан арты төбәгендә, төньяк районнарда: Балтач, Малмыж керәшеннәре сөйләшeндә очрый.

Кәбинәт җаулык, кәминәт җаулык – чәчәкле ефәк яулык, аны кәбенгә кергәндә бөркәнгәннәр.

 

Бөркәнчек

Бөркәнчек – аны туйда яшь киленнәр бөркәнә, ак киндepдән яки кызыл шакмаклы алачадан тегелгән була (кызыл бөркәнчек дип тә әйтәләр).

Имәннәр сайгак җимерек,

Җүкәләр сайгак җимерек.

Атлар җигеп, бөркәнчек салып,

Кыз алырга килдек җилдереп.

Бү сүз тау ягы керәшеннәрендә (бөркәнчек), касыйм татарлары сөйләшендә (бер 'инче'), себер татарларының төмән сөйләшендә (пөргәнцек), чуваш телендә (пургенчек) дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Борынгы төрки телдә бүркөншүк, бүрүнчүк формаларына кулланылган. Туйларда бөркәнчек ачу дигән махсус йола башкарылган.

Җәйнең матур көннәрендә чат башларында, су буйларында, ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, май чабу, питырау, тройсын бәйрәмнәренә керәшен хатын-кызлары озын итеп тегелгән калталы (бәбәй итәкле) күлмәкләр киеп, алмалап сугылган яки чигелгән алъяпкычлар бәйләп, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм ука-җепләр белән чигелгән баш киемнәре кийеп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне үткән гомерләрнең, әбиләрнең һәм әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк. Яшь буынга, ул киемнәрнең исемнәрен әйтеп, киеп күрсәтү үзе генә дә ни тора.

Без керәшен халкының гамәли бизәлеш сәнгате, төрле чигү ысуллары белән тагын да якынрак таныштык. Төрле милли бәй­рәмнәр үткәргәндә, туйларда, дини йолалар вакытында бу костюмнар хәзер дә һәрдаим киелеп тора. Күп очракта ул киемнәр тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән. Кием-салымнары, тәңкәле бизәнү әйберләренең формасы ягыннан керәшен татарлары киемнәре Идел буендагы күрше халыклар – удмуртлар һәм чувашлар белән якын тора, ләкин ул киемнәрнең атамалары – борынгыдан килгән төрки-татар сүзләре.

×

About the authors

E. R. Khabibullina

Municipal Budgetary General Education Institution "Lyceum named after V.V. Karpov"

Author for correspondence.
Email: vicavicas01@gmail.com
Teacher of Tatar language and literature Osinovo, Russian Federation

References

  1. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. Казан: Матбугат йорты, 1997. 248 б.
  2. Макаров Н.В. Без бер тамырдан. Мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге. Казан. «Мәгариф», 2002.

Supplementary files

Supplementary Files
Action
1. JATS XML

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».