Сеул шәһәрендәге «Ногмания» мәчет-мәктәбе һәм аның иганәчесе Габделхак Ногман [Мечеть-мектеб «Нугмания» в городе Сеуле и ее меценат Габдулхак Нугман]

Обложка

Цитировать

Полный текст

Аннотация

В статье, опираясь на материалы татарской газеты «Милли Байрак», автор приводит сведения о деятельности мечети-мектеб «Нугмания», находившейся в городе Сеуле (Корея), и ее меценате Габдулхаке Нугмане. Эта мечеть-мектеб, основанная в 1926 г., долгое время являлась главным центром просвещения корейских татар. Она находилась в ведении правления культурного общества волго-уральских тюрко-татар города Кейджо. Информация о ее деятельности прослеживается лишь до 1944 г. В газетных статьях, наряду с названием Сеула, зачастую используется его японское произношение Кейджо. На основе проведенного исследования дается оценка состояния национального образования корейских татар, осуществляется анализ программ обучения, учебных пособий и внутреннего распорядка в школе. Автор выявил имена отдельных педагогов, меценатов, общественных деятелей. Им раскрыта история создания школы. Публикация новой информации, различных мнений, отдельных фотографий, связанных со школой, помогает раскрыть особенности развития татарского народа. Изучение истории татар в эмиграции является важной и актуальной работой по накоплению, изучению и возвращению богатого культурного наследия этой этнической общности.

Полный текст

Татарлар Ерак Көнчыгышка XIX йөзнең ахыры – XX йөзнең башында күченеп китә башлыйлар. Аларның әлеге илләргә сәфәре, беренче чиратта, Көнчыгыш Кытай тимер юлы салына башлау белән бәйле була. Нәтиҗәдә тимер юл буендагы Кытай шәһәрләрендә – Маньчжурия, Хайлар, Харбинда татарлар оешып яши башлый.

Революция һәм гражданнар сугышы дулкыны 1917 елдан Кытайга мөһаҗирләрнең яңа төркемнәрен алып килә. Алар арасында төрле төбәктән, төрле катламга караган кешеләр – игенчеләр, приказчиклар, укытучылар, хәрбиләр күп була. Маньчжуриядәге шартлардан канәгать булмыйча, шактыйлары Япониягә юл тота. Монда аларның күпчелеге актив рәвештә сәүдә эше белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп, 1935 елга Ерак Көнчыгыштагы 10 мең мөһаҗирнең 2 меңе Япониядә яши. Япон хөкүмәте, үз чиратында, төрки-татар эмиграциясен яхшы кабул итә. Бу иң беренче чиратта японнарның мөселманнар һәм ислам дине белән кызыксынулары һәм аларга карата уңай сәясәт алып барулары белән бәйле була. 1927 елда татарларга милли мәктәпләр булдырырга, мәчетләр төзергә рөхсәт бирелә. Ерак Көнчыгыш мөһаҗирләре өчен чыгып килгән «Милли Байрак» газетасындагы милли мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләләр төрки-татар эмиграциясенә урындагы хакимият тарафыннан шактый киң мөмкинлекләр бирелгәнлеге турында сөйли. Әлеге газетада төрки-татар мәктәпләренең эшчәнлеген, дәреслекләр мәсьәләсен, милли мәгариф һәм аның бурычларын, туган телне, тарихны, динне саклау һәм укыту, милли тәрбия һ.б. проблемаларны яктыртуга шактый урын бирелә. Газетада иң күп күтәрелгән мәсьәлә – Ерак Көнчыгышта татар мәктәпләренең эшчәнлеге. Бу мәкаләләрдә аерым мәктәпләрдә укыту һәм тәрбия эше, аның эчтәлеге, яңа мәктәп биналарын ачу, аларда белем бирүче укытучылар, имтихан нәтиҗәләре һ.б. турында сөйләнә (Мортазина, 2018: 265). Аерым алганда, Харбиндагы «Гыйнаять» мәктәбе, Мукден, Хайлар, Нагоя һ.б. япон шәһәрләрендәге татар мәктәпләре турындагы язмалар зур кызыксыну уяталар.

Әлеге мәкаләдә Киҗу шәһәрендә ачылган «Ногмания» мәчет-мәктәбе һәм аның иганәчесе Габделхак Ногман турында мәгълүмат бирү максат ителә. Японнар Киҗу («башкала ныгытмасы») дип хәзерге Кореядагы Сеул шәһәрен атаганнар. Тарихтан билгеле булганча, 1910–1945 еллар аралыгында Корея Япон империясе хакимияте астында яшәүче ил була. Шунлыктан андагы мәктәпләр татарларның Ерак Көнчыгыштагы һәм Япониядәге мәгариф системасына кергән дип әйтә алабыз. Моннан тыш, Корея җирлегендә татар диаспорасының иң күпчелеге нәкъ Киҗу шәһәрендә яшәгән. Татар кешесен язмыш кая гына китермәсен, ул беренче чиратта милләттәшләре, дин кардәшләре белән берләшә, мөселман мәхәлләсен оештыра башлый. Кореяга барып җиткән татарлар да әлеге кагыйдәдән тайпылмаган.

Кореядагы татарлар язмышы турында Л.Р.Усманова, И.Гыйләҗев, Н.Дәүләт, Р.М.Адутов, М.Таһир мәкаләләрендә беркадәр мәгълүмат очрый. Мәсәлән, Кытайда туып үскән, соңыннан Төркиягә күчеп, озак еллар Әнкарада инженер булып эшләгән Мәхмүт Таһир «Казан утлары» журналында Корея татарлары һәм безне кызыксындырган «Ногмания» мәктәбе буенча белешмә бирә. Аның мәгълүматларына караганда, 1921 елда Япониядә бик нык җир тетрәү була. Аннан күчеп киткән татарларның күбесе Кореяга барып чыгалар. Алар төрле эшләргә ялланалар, азрак хәл алганнары кечкенә кибетләр ачып җибәрәләр (30 нчы еллар ахырында бер Сеул шәһәрендә генә дә 28 татар кибете булган). Гомумән алганда, Кореяда татар кибетләренең саны 60 ка якынлашкан. Аларның «Алтай», «Нур», «Казан», «Байкал», «Урал», «Самара», «Болгар» кебек яңгырашлы татар исемнәрен йөртүләре хәзерге көндә дә горурлык хисе тудыра (Таһир, 1990: 178).

Корея татарларының мөселман мохитен булдырудан төп максатлары – уртак дини һәм милли тормыш белән яшәү, балаларын татарча укыту теләге була. Мөселман зираты ачыла, ә 1926 елда Габдулла Ногман акчасына татар җәмгыяте өчен махсус ике катлы бина сатып алына. Аның беренче каты зур зал, идарә утырышлары һәм хезмәтчеләр торыр өчен бүлмәләрдән гыйбарәт булса, икенче катын мәчет гыйбадәтханәсе һәм балалар укый торган мәктәп сыйныфлары били. Химаячесенә бәйле рәвештә «Ногмания» исемен алган мәктәп алты еллык итеп оештырыла, анда төрле елларда Зәйнәп Рәхим, Габдулла Хәким, Разия Дәүләткилде, Халидә Камайлар балаларга белем бирә.

Киҗуда дини эшләрне имам Габделкәрим Рәхим башкара. Соңрак аның вазифаларын Габдулла Хәким, Габдулхак Ногман, Мөхәммәт Зариф Янгураз, Гарифулла Гыйззәтләр үти. Кореядагы җәмгыять эшләре белән Габдулла Нурмөхәммәт, Кәрим Сөләйман, Мөхәммәт Зариф, Галим Сәлахетдин, Төркиягә күчү дәверендә Исхак Багдаш, Гыйниятулла Моратлар җитәкчелек итә.

Җомга һәм бәйрәм көннәрендә Киҗу татарлары мәчеткә намаз укырга җыела. Зур залда туй һәм бәйрәм тантаналары, дини һәм милли хәтер мәҗлесләре, балаларның күңел ачу уеннары уздырыла. Жырлы-биюле кичәләргә башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләр дә килә. Киҗудагы татар җәмәгатьчелеге тормышын Ерак Көнчыгышта чыккан газеталар даими рәвештә яктыртып торалар. Татарларның актив эшчәнлеге, бердәмлеге, йолалары, бәйрәмнәре алар белән бергә яшәгән һәм эшләгән кореялылар арасында кызыксыну тудыра, аларның кайберләренең ислам динен кабул итүләренә һәм мөселман кануннары буенча яшәүләренә этәргеч ясый (Таһир, 1990: 178–179).

М.Таһир мәкаләсенә таянып, без Киҗуда 1926 елдан «Ногмания» исемле татар мәктәбенең эшләп килүен күрә алабыз. Л.Р.Усманова мәгълүматлары буенча, Кореяда төрки-татар җәмгыяте 1923 елдан соң оешкан. Ул шулай ук мәчет (1926 елдан) һәм «Ногмания» исемле мәктәп эшләве турында яза. Бу мәгълүматларның күпчелеге 1945 елда Рокыя Мөхәммәдиштән1 сорау алу материалларында искә алына, мәктәпнең исә бары тик исеме генә атала (оешу датасы күрсәтелмәгән) (Усманова, 2005: 100).

Киҗу шәһәрендә татар балалары өчен ачылган белем бирү йортлары буенча материаллар шулай ук зур кызыксыну тудыралар. «Милли байрак» газетасында бу темага багышланган берничә мәкалә бар. 1942 елга кадәр чыккан мәкаләләрдә Киҗудагы мәктәпне бары тик «Киҗу мәктәбе» дип атау каралган. Мәктәпкә «Ногмания» исеме 1943 елда гына бирелә, моңа Ә.Кәримуллин һәм Д.Гайнетдинов язмалары да дәлил булып тора. Алар фикеренчә, 1926 елда Киҗу татар җәмгыяте мәктәп һәм мәчет өчен ике катлы зур бинаны арендага ала. Соңрак бу ике катлы зур бина Габделхак Ногман васыять итеп калдырган акчага сатып алына. Иганәчесе хөрмәтенә аны «Мәктәбе Ногмания» дип атый башлыйлар (Кәримуллин, 2019; Гайнутдинов, 2021). «Милли байрак» газетасында 1937, 1938 елларда чыккан Киҗу мәктәбендә имтиханнар алуга багышланган мәкаләләр безнең фикерне раслыйлар. Бу язмаларда әлеге мәктәп «Киҗу Идел-Урал төрек-татар мәдәнияте җәмгыяте карамагында эшләп килгән дини-милли мәктәп» дип искә алына. Шәкертләр ел саен укытучы, ата-аналар, җәмгыять әгъзалары алдында имтихан тота торган булганнар һәм бу бик зур вакыйга итеп каралган. Аерым очракларда, җәмгыять рәисеннән, җәмгыять әгъзаларыннан тыш, япон кунаклары килү очраклары да күзәтелә. Бу вакытта укучылар аерым сорауларга япон телендә җавап бирә торган булганнар. Моннан тыш, рус һәм инглиз телләрен укыту каралган була. Әмма мәктәптәге укыту эшләре һәм имтихан алу бары тик ана телендә алып барылган. Имтихан үткәрү ел саен бер үк тәртип буенча уза дип әйтсәк, ялгышмабыз. Башта сүзне кыска тәбрик нотыгы белән мөгаллим башлап җибәргән, соңыннан берәр шәкерт тарафыннан Коръән укылган һәм имтихан башланып киткән. Имтихан нәтиҗәләре һәм бәяләмәләре буенча укучыларны икенче уку елына күчерү тәкъдим ителгән. Алтынчы сыйныфны тәмамлаган укучылар шәһадәтнамә алганнар һәм укуларын башка дәүләт мәктәпләрендә дәвам иткәннәр. Әлеге мәктәптә белем бирү башлангыч һәм урта мәктәпләр программасы буенча алып барылган. Шәкертләрнең имтиханыннан соң Коръән укылган, аерым ата-аналар, кунаклар балаларга яхшы белем, дини-милли тәрбия биргән өчен мөгаллимгә рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр. Соңыннан укучыларга бүләкләр тапшырылган, хатын-кызлар тарафыннан чәй табыны ясалган, милли ашлар тәкъдим ителгән. Ахырдан мөгаллим белән укучыларның бердәм фотосурәте алынган (Рәс. 1, 2). Үз балаларын татар милләтенең дәвамчылары итеп күргән кунаклар, имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булып, шатланып өйләренә кайтып китә торган булганнар (Мохбир, 1937: 3, Мохбир, 1938: 3).

Газета материалларын өйрәнгәндә шул нәрсә күзгә ташлана: сүзнең лексик мәгънәсен көчәйтер өчен, мәкалә авторлары еш кына синоним сүзләр кулланганнар. Мәсәлән, «рәхмәт» һәм «тәшәккүр», «мәҗлес» һәм «мәрасим», «ихтиляль» һәм «инкыйлаб», «сөаль» һәм «сорау» сүзләре еш очрый. Моннан тыш, мәкаләләрдә Киҗу шәһәре татарларын аерым очракта «җәмгыять әгъзалары» яисә «мәхәллә әгъзалары» итеп атау да күренгәли.

 

Рәс. 1. Шәкертләр һәм аларның мөгаллимнәре Габдулла әфәнде Хәким. Чыганак: «Милли байрак» газетасы, 1937 ел, 23 апрель.

 

Рәс. 2. Киҗуда имтиханнан соң. Чыганак: «Милли байрак» газетасы, 1938 ел, 5 август.

 

1942 елда басылып чыккан «Киҗуда имтихан» исемле мәкалә бу мәктәпнең тормышы һәм алда булачак үзгәрешләрнең сәбәпләре турында сөйли. Әгәр моңарчы дөнья күргән мәкаләләрдә без имтиханнарның мәктәп бинасында узуларын күзәтсәк, бу елны, бинада төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, имтихан Вәлиулла Ибраһим өендә үткәрелә. Имтихан алу тәртибе башка еллардан аерылмый. Имтихан үткәрү өчен мәхәлләнең махсус бинасы, утырып укыр өчен урыннар булмау шәкертләрне дә борчыган. Алар, ата-аналарның, җәмәгатьчелекнең әлеге хәлгә игътибар итәргә тиеш булуларын сөйләп, халыкка мөрәҗәгать иткәннәр. Моннан тыш, әлеге мәкалә нигезендә без мәктәптә яңа укытучы – Рузия Ибраһим килүен күрә алабыз. Моңа кадәр мөгаллим вазифаларын башкарган Габдулла Хәким мәхәлләнең мулласы итеп билгеләнә (Мохбир, 1942: 4).

1943 елда «Милли байрак» газетасында дөнья күргән «Мәсҗид вә мәктәбе «Ногмания»нең ачылу мәрасиме» исемле мәкалә фикер төрлелегенә нокта куя. Мәкалә 1940 елда Киҗу шәһәрендә вафат булган милләттәшебез Габделхак Ногманның васыять акчасына торгызылган мәчет һәм мәктәп ачу тантанасына багышланган.

Габделхак Ногманның изге эшләрен һәм яхшылыкларын искә алып, Киҗу мөселман җәмгыяте әлеге бинага «Ногмания» исемен бирергә карар кыла. Бу тантана 1943 елның 5 октябрендә көндезге сәгать 1дә зур итеп уздырыла.

Әлеге мәктәпне төзекләндерү, ачу, Шәркый Азиядәге барлык милли-дини идарәләр вәкилләрен мәктәп ачылу тантанасына чакыру һәм, гомумән, әзерлек эшләрен Киҗу Идел-Урал төрек-татар мөселманнары мәдәнияте җәмгыятенең идарәсе үз өстенә ала. Нәтиҗәдә әлеге мәктәпне ачуга чит төбәкләрдән шактый күп кеше җыела. Алар арасында: Мукденнан Мәркәз башкарма вәкиле рәисе Әхмәдша әфәнде Гыйззәтуллин, Ерак Көнчыгыш Идел-Урал төрки-татарларының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Габделкәрим хәзрәт Рәхим, Хайлар милли идарә рәисе Хәсәнетдин әфәнде Сухе, Кобе Идел-Урал җәмгыяте вәкиле имам Хәсән Кильки, Токио Идел-Урал җәмгыяте рәисе вәкиле Мәхмүд Хуҗа әфәнде була, Тайдиннан, Ноюкидан, Фузаннан һ.б. шәһәрләрдән дә вәкилләр катнаша.

Тантана Киҗу җәмгыяте имамы Габдулла Хәкимнең Коръән укуы белән башлана, догалар, тәкъбирләр әйтелә. Мөфти Габделкәрим хәзрәт Рәхим мәчет ишекләренә бәйләнгән тасманы кисеп ала. Мәчеттә Габделхак әфәнде рухына дога укыла, азан әйтелә, намаз үтәлә. Намаздан соң җәмәгать мәктәп бүлмәсенә юл тота. Мәктәп ишегендәге тасма Габделхак әфәнденең хатыны Шәмсенур ханым тарафыннан киселә. Шуннан соң җыелган халык мәчет-мәктәп укытучыларының һәм хезмәтчеләренең бүлмәләрен карап чыга. Җәмгыять рәисе тарафыннан рәсми рәвештә ачылу тантанасы игълан ителә. Аерым рәвештә Бөек Шәркый Азиядә корбан булган япон гаскәрләре хөрмәтенә бер минут тынлык саклана. Шуннан соң вәкилләргә сүз бирелә, башта вилаять җитәкчелегеннән Кусану сан сүз ала. Соңыннан Мәркәз башкарма рәисе, котлап, тәфсирле нотык сөйли. Өченче сүзне Мәркәз диния шөгъбәсе рәисе ала. Болардан соң бер-бер артлы Киҗу җәмгыяте рәисе, Токио имамы Мөхәммәдәмин хәзрәт, Кобе имамы Хәсән әфәнде Кильки һәм башка вәкилләр шул көннең төп вакыйгасына багышлап сүз сөйлиләр. Ахырдан Киҗу җәмгыяте әгъзалары, мөгаллимә Рузия ханым Ибраһим һәм мәктәп шәкертләре котлау сүзләре белән чыгалар. Мәҗлес Шамил әфәнде Ямамото тарафыннан укылган Коръән белән тәмамлана (Мохбир, 1943: 2).

Соңыннан «Ногмания» ачылу белән котларга килгән кешеләр тарафыннан бүләкләр бирелә, иганәләр туплана. Мәсәлән, мәчет өчен Токио ислам җәмгыятеннән, Шәмсенур ханым һәм Шамил әфәнде Ямамотолардан бер палас, Галим әфәнде Сәлахетдиннән мәчеткә бер келәм, Токио Идел-Урал җәмгыятеннән бер Кәлам шәриф (Коръән), Габдерәшит хәзрәт Ибраһимовтан үз әсәрләреннән 80 нөсхә дәреслек китаплары, Кобе Идел-Урал җәмгыятеннән 20 данә фәс (баш киеме), аерым затлардан чемодан, рәсемнәр, берничә нөсхә дин дәреслекләре, Шәмсенур ханымнан мәрхүм Габделхак әфәнде Ногманның рәсеме һәм ике дивар сәгате, Киҗу шәһәрендәге ханымнардан ашханә әсбаплары бүләк ителә. Шулай ук милләттәшләр арасында «Ногмания» файдасына 8810 иена иганә туплана. Көндезге 1дә башланган тантана кичке 11гә кадәр дәвам итә.

Икенче көнне тантанага килгән вәкилләр аерым автобуста Габделхак Ногманның каберенә барып, мәрхүмнең рухына Коръән укыйлар. Шул көнне кичке сәгать 6да «Ногмания» залында милли кичә оештырыла. Шәкертләр тарафыннан ике пәрдәлек «Үги кыз» әсәре куела, әдәбият бүлеме башкарыла. Шәкертләр һәм яшьләр мөгаллимә Рузия ханым карамагында өсләренә йөкләнгән рольләрен осталык белән җиренә җиткереп башкаралар, алкышларга күмеләләр. Кичәдән соң кунакларга чәй бирелә. Кунаклар яшьләр һәм балаларга милли тәрбия бирү турында фикерләрен әйтәләр, аларның уңышларыннан канәгать булуларын белдерәләр (Мохбир, 1943: 2).

5–9 октябрьдә вәкилләр хөрмәтенә Киҗудагы милләттәшләр тарафыннан хосусый рәвештә табын мәҗлесләре үткәрелә. 9 октябрьдә вәкилләрне озату кичәсе оештырыла. Чит илдә торгызылган мәчет-мәктәп бинасының милли барлыкны саклауда уйнаячак роленә карата сүзләр сөйләнелә. Мәктәп ачудан тыш, шәкертләрне дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелә. Мәркәз нәшрият фонды файдасына 440 иена һәм япон гаскәрләре файдасына 1017 иена иганә тупланыла. Шундый бәйрәм шартларында төрле җирләрдән килгән хөрмәтле вәкилләр белән саубуллашу тантанасы уздырыла (Мохбир, 1943: 2).

Милли дәреслекләр белән тәэмин итү чыннан да бик мөһим мәсьәлә була, чөнки ул беренче чиратта матбугат, нәшрият эшен оештыруны таләп итә. Япон хөкүмәте әлеге башлангычларга киртәләр куймый. Нәтиҗәдә Ерак Көнчыгышта берничә милли нәшрият ачыла һәм уңышлы гына эшләп килә. Токио шәһәрендә оешкан «Матбугаи исламия» нәшрияте мәктәпләрне уку әсбаплары белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Анда күбесенчә дини характердагы хезмәтләр чыгарылуына карамастан, әдәбият, музыка, грамматика буенча да аерым китаплар бастырыла. Мәсәлән, 1936 елда Токио Исламия матбугатында Кореяда торучы мөселманнарның Киҗу мәркәзе дини вә милли идәрәсе тарафыннан башлангыч мәктәп өчен әлифба китабы бастырыла. Әлеге дәреслек Ерак Көнчыгышның төрле мәктәпләрендә кулланыла. М.А. Корбангалиев бу әлифбаның кереш сүзендә: «Өметсезлеккә төшмичә, чит илләрдә булып, [...] кем икәнеңне белмичә югалып китмәү өчен, тарихи бурычыбыз – милли телебезне, халкыбызны, динебезне саклау. Милли бу гарәп хәрефләре белән киләчәк буыныбызда ислам дөньясын беркетәдер һәм балаларыбызны Коръән укырга өйрәнүләре өчен мөмкинлек бирәдер. Шул сәбәпле бу максатларны тормышка ашыру нияте белән дини hәм милли идарәсе бу татарча әлифба китабын бастырды», – дип аңлатма бирә (Адутов, 2009: 50–51).

Моннан тыш, Киҗудагы татар җәмгыяте һәм Токиодагы Ислам җәмгыятенең үзара берләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә, 1934 елда Коръән, 1950 елда «Коръән тәфсире» нәшер ителә (Таһир, 1990: 178). Киҗу шәһәре татар җәмгыяте тарафыннан чыгарылган төрле басмалар Ерак Көнчыгыштагы барлык мөселман мәхәлләләренә таратыла һәм Корея татарларының дини-милли тәрбия һәм белем бирү өлкәсенә зур игътибар бирүләре турында сөйли.

Киҗу шәһәрендә торгызылган «Ногмания» мәчет-мәктәбенең ачылу тантанасына карата Мәркәз башкарма рәисе Әхмәдша әфәнде Гыйззәтуллинның карашлары да бик төпле һәм мәгънәле була. Аның фикеренчә, бу мәктәп Шәркый Азиядәге башка милли мәктәпләр белән уртак программа нигезендә эшләячәк һәм дәүләт тарафыннан биргән барлык хокуклардан файдаланачак. Шәркый Азия үлчәмендә моңа кадәр тарихта күрелмәгән бик зур көрәш алып барылган вакытта, япон хөкүмәте тарафыннан безнең рухани һәм милли-мәдәни истәлекләребезне тотар өчен кирәк булган бер бинаны торгызырга рөхсәт бирү һәм сугыш вакытында бу йортның ачылу тантанасына төрле җирдән вәкилләрнең килүләрен ул безнең халыкка карата күрсәтелгән зур бер хөрмәт дип атый. Азия дусларыбыздан туган бу дустанә мөнәсәбәт ачылу тантанасына килгән вәкилләрнең күңелләрен йомшарткандыр һәм япон хөкүмәтенә рәхмәт хисләрен тирәнәйткәндер, дип ышанып кала.

Әлеге «Ногмания» мәчет-мәктәбенең ачылуы Шәркый Азиядәге мәчет һәм мәктәпләр санының артуына булышлык итә, халкыбызның милли һәм дини ихтыяҗларын кәнагатьләндерүгә яңа бер адым булуын күрсәтә. «Мәсҗид-мәктәп «Ногмания»нең ачылу мәрасиме тәэсиратыннан» дип исемләнгән мәкалә авторы «Ногмания» мәчет-мәктәбенең чын мәгънәсендә һәр яктан җитеш итеп торгызылганын ассызыклый: «мәчет бүлмәсе кыйммәтле келәмнәр белән бизәлгән, кандилләр (лампы) белән гүзәлләнгәндер. Мәктәп бүлмәсе кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Укытучылар өчен аерым бүлмәләр әзерләнгән. Мәчет аерым гөселханәсе белән тәэмин ителгән» (Мохбир, 1943: 3–4).

Мәктәпкә исем биргән бу шәхес кем булган соң?

 

Рәс. 3. Мәрхүм Габделхак әфәнде Ногман. Чыганак: «Милли байрак» газетасы, 1941 ел, 14 февраль.

 

Габделхак Ногман 1900 елда Самара вилаяте Бөгелмә өязе Кармалы волосте Әбәй авылында өязнең атаклы имамы Җамалетдиннең өченче улы булып дөньяга килә. Атасы Габделхакны үзе урынында имам итеп күрергә теләгән, шунлыктан башлангыч белемне үз мәктәбендә биргәннән соң, аны Чистай өязендәге атаклы Кизләү мәдрәсәсенә озата. Анда озак тотмыйча, Оренбургка илтеп, «Хөсәния» мәдрәсәсенә тапшыра. Соңгысында ике ел укыганнан соң, Габделхак атасының теләге буенча Казан шәһәрендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчә. Монда үзенең зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында булачак мөфти Галимҗан хәзрәт Баруди җәнабләренең игътибарын җәлеп итә. Габделхак әфәнде Галимҗан хәзрәтнең яраткан, якын шәкертләренең берсе булу дәрәҗәсенә ирешә. Ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганда, Русиядә революция башлана. Габделхак Ногман Казаннан кайту белән, Бөгелмәгә юнәлә. Милли шура рәисе булган тарихчы Һади әфәнде Атласи янында Земская управада сәркатип булып хезмәт итә башлый һәм, озак та тормый, Земская управа тарафыннан Бөгелмә өязенә мөгаллим-инструктор итеп билгеләнә.

Революция тирәнәйгән саен, милли эшләрне дәвам итү мөмкинлеге чикләнә. Большевик гаскәрләре кергән һәр җирдән булдыра алган кешеләр качып китә башлый. 1919 елның май аенда шул качак дулкынына эләккән Габделхак әфәнде Чиләбегә килә. Ахырда Себер аркылы Урга (хәзерге Монголиядәге Улан-Батор шәһәре) шәһәрендә туктала. Ургага килү белән, андагы милләттәшләребез арасында имамлык һәм мөгаллимлек итә башлый (Габдулла Хәким, 1941: 2). Аерым мәгълүматлар буенча, 1919 елда ул Ерак Көнчыгыштагы аклар хәрәкәтенең атаклы эшлеклесе Унгерн гаскәрләрендә имам булып хезмәт итә (Усманова, Черникова, 2020: 663).

Ләкин Габделхак әфәнде кешегә хезмәт итеп кенә әллә ни алга китеп булмаганлыгын аңлый һәм үз эшен ачарга карар кыла, моның өчен Кумамото шәһәренә китә. Анда уңышлы сәүдә итә башлый. 1926 елны Хайларга барып, Шәмсенур туташ Тарпищевага никахлана. Шәмсенур Ногманова Ерак Көнчыгышта билгеле ханым була. Ул Киҗу шәһәренең төрек-татар җәмгыятеннән Идел-Урал төрки-татарларның I Ерак Көнчыгыш съездына (1935 ел) вәкил итеп сайлана (Усманова, Черникова, 2020: 681).

1927 елда гаиләсе белән Кореяның Киҗу шәһәренә күчкәч, Габделхак әфәнде, кибет ачып, зуррак күләмдә сәүдә итүгә керешә. Үзе өчен байлык туплау белән генә гомерен уздырмыйча, даими рәвештә милли оешма тормышына да ярдәм итеп тора. Киҗудагы беренче оешманы барлыкка китергәндә, ул зур булышлыклар күрсәтә. Имамлык эшләрен өстенә алуы, милли тормышка хезмәт итүе белән генә чикләнмичә, туган илләреннән читтә туган балаларга дини-милли тәрбия бирү эшен дә башкара. Киҗу халкы өчен өч айлык курс ачып дәрес бирә, дини вәгазьләр сөйли.

1933 елның ахырында Ерак Шәрыкка татар мөһаҗирләренең милли җитәкчесе Гаяз Ихакый килә. Халкыбыз берләшү, мәркәзләшүгә омтылып, корылтайлар җыя. Бу чорда Габделхак әфәнде халкыбызның милләтче катлавы эчендә атлый, матди ярдәме белән булыша. 1935 елның май аенда уздырылган Корылтай мәҗлесендә Габделхак әфәнде Киҗудан вәкил булып килә һәм корылтай мәҗлесендә мәгариф комиссиясенең әгъзасы итеп сайлана. Ерак Шәрыктагы халкыбызны берләштергән Беренче Ерак Шәрык корылтаенда Габделхак әфәнде үзенең хатыны Шәмсенур ханым бергәләп катнаша. Фикерләре белән хәят фондының нигезен төзүгә өлеш кертә, корылтай тарафыннан мәркәз милли шөгъбәсенең әгъзасы итеп сайлана.

Бергәләп туктаусыз эшләү нәтиҗәсендә, Габделхак әфәнде белән Шәмсенур ханым соңгы елларда зур дәүләткә ия булалар. Киҗуда берничә кибеткә хуҗа булу өстенә, Хайларда һәм Кобеда йортлар сатып алалар. Милли оешмага иганәләре белән булышып торалар. Аларның матди ярдәме белән Харбинда «Хәйрия хәяте»нә нигез салына. Хайлардагы «Җәмгыять хәйриясе» һәм Тәнзиндәге хәйрия эшләрендә Габделхак Ногман ярдәме зур була. Актык минутлары якынлашканда, үз теле белән васыять яздырган мәрхүм Габделхак әфәнде Ерак Шәрыктагы хәйрия эшләренә, Төркиядәге фәкыйрьләргә һәм япон даирәләренә зур иганәләр калдыра (Габдулла Хәким 1941: 2–3). Аның хатыны иренең васыятьләрен тулысынча башкарып чыга. Моңа дәлил итеп, аның исеменә «Милли байрак» газетасы идарәсенннән җибәрелгән рәхмәт хатын күрсәтергә мөмкин. Шәмсенур ханым үз чиратында «Милли байрак» газетасының чит җирләрдә яшәгән татарларның барлыгын, кыйбласын һәм миллилеген саклаудагы зур ролен ассызыклый. Габделхак Ногман исеменнән ул газета фондына 400 иена һәм милли мәркәз фондына 100 иена иганә тапшыра (Шәмсенур Ногман, 1941: 2).

Габдулла Ногманның вафаты Ерак Көнчыгыш мөселманнары өчен зур һәм вакытсыз югалту була, чөнки аның чит җирлектә милли үзлекне, милли мохитне саклап калуда роле зур була. Югары дәрәҗәләргә ирешүенә карамыйча, ул үзенең барлыгы белән милләте һәм аның киләчәге өчен янып йөргән шәхес булып тарихта кала. 37 көнлек каты авырудан соң, 1941 елның 13 гыйнварында Габдулла Ногман вафат була. Мәрхүмнең җеназасына һәм аны соңгы юлга озатырга Киҗуда яшәүче бөтен милләттәшләр, һәм хәтта башка шәһәрләрдә яшәүче аерым затлар да килә. Киҗу зиратында җирләнгән атаклы сәүдәгәрнең һәм иганәченең исеме һәм эшләгән эшләре онытылмый. Аның исеме белән мәчет-мәктәпне атау моның ачык мисалы.

«Милли Байрак» газетасында бу мәчет-мәктәп турындагы мәгълүматлар 1944 ел белән тәмамлана. 1944 елда чыккан мәкаләләр әлеге мәктәпнең Киҗу Идел-Урал төрек-татар мәдәнияте җәмгыяте тормышында зур роль уйнавы турында сөйли. «Ногмания» мәктәбе бинасында идарәнең гомуми җыелышлары, зур бәйрәмнәре (мәсәлән, «Тукай бәйрәме»), төрле курслар уздырыла. Җыелышларда рәхмәт сүзләреннән тыш, балаларны милли мәктәпкә бирү һәм мәктәпнең матди яшәешенә ярдәм итү мәсьәләләре еш күтәрелә. Киҗу мәктәбенә багышланган мәкаләләрне өйрәнү төрле елларда уку елының башлану һәм имтихан алу вакытларының төрле булуын күрсәтә. Мәсәлән, 1936–1937 уку елында имтиханнар март аенда, ә 1937–1938 һәм 1942–1943 елларда июль аенда башлана. Бу төрлелекнең сәбәпләре әлегә билгесез. Һәр уку елы алдыннан дога мәҗлесе уздырылган. Мәсәлән, 1943–1944 уку елында «Ногмания»дә укулар башлану уңаеннан дога мәҗлесе 2 август көнне була, ә уку елы үзе 21 августтан гына башланып китә. Әлеге төрлелекне бетерү уңаеннан, Киҗу төрек-татар җәмгыяте яңа, ягъни 1945 уку елыннан мәктәптә укуларны япон мәктәпләре белән бергә башлап китү турында игълан итә (Мохбир, 1944: 3). Билгеле булганча, Япониядә уку елы 1 апрельдән башлана. Кызганычка каршы, 1945 уку елы буенча мәгълүматлар билгесез, һәм без әлеге фактка ачыклык кертә алмыйбыз.

Балалар санына һәм уку тәртипләренә килгәндә, «Милли байрак» газетасы материалларына таянып кына төгәл мәгълүматлар табу мөмкин түгел. Мәсәлән, 1936–1937 уку елы тәмамлану уңаеннан төшерелгән фоторәсемдә биш укучыны күреп була. 1937–1938 уку елы буенча өч икенче сыйныф укучысы, бер өченче сыйныф укучысы һәм бер дүртенче сыйныф укучысы турында белешмәләр һәм аларның исемнәре китерелгән мәгълүмат бар. Шул ук көнне төшерелгән фоторәсем дә моңа дәлил булып тора. 1944 уку елында балалар саны бераз арта: ике баланың хәзерлек сыйныфыннан беренче сыйныфка, бер укучының өченче сыйныфка, өч укучының дүртенче, бер укучының бишенче сыйныфка, өч укучының алтынчы сыйныфка күчүләре һәм бер укучының шәһадәтнамә алуы турында белешмәләр бирелә. Аларның кайберләре беренче дәрәҗәдәге «Рәхмәт кәгазьләре» белән бүләкләнә.

Уку тәртибенә килгәндә, «Ногмания» мәктәбендә сәгать иртәнге 9 дан көндезге 1гә кадәр дәресләр татар телендә, шуннан соң ике сәгать дәвамында (көндезге 3 кә кадәр) япон телендә үткәрелгән. Мәктәпнең укыту программасында ислам дине, татар халкы тарихы, арифметика, ана теле һәм япон теле бар. Моннан тыш, Киҗу Идел-Урал төрек-татар мәдәнияте җәмгыяте идарәсе карамагында эшләп килгән «Ногмания» мәктәбе бинасында барлык теләүчеләр өчен япон телендә кичке курслар оештырылган. Ул һәр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә сәгать кичке 7 дән 9 га кадәр уздырыла торган була (Мохбир, 1944: 3). «Милли Байрак» газетасының соңгы номеры 1945 елның мартында чыга, шунлыктан без әлеге мәктәпнең моннан соңгы эшчәнлеген бу чыганактан белә алмыйбыз. Кызганычка каршы, аның тарихы өзелә. Бу 1945 елда Кореяның япон карамагыннан азат ителүе һәм икегә (Көньяк һәм Төньяк) бүленеп, ике якның бер-берсенә каршы сугыш башлавы белән бәйле. Кореяга килеп төпләнгән татарлар әлеге афәтләрдән котылыр өчен, төзегән биналарын, йортларын, ачкан сәүдәләрен һәм җайлашкан тормышларын ташлап, яңадан дөньяның төрле почмакларына сибелергә мәҗбүр булалар. Мөгаен, «Ногмания» мәчет-мәктәбе дә бу дулкын астына эләккәндер.

 

Рәс. 4. Киҗу татарларының Г.Исхакый белән очрашулары (Usmanova, 2007)

 

Шулай итеп, без мөһаҗирлектә яшәүче милләттәшләребез мәгарифенең татар халкының гасырлар буе оешкан мәгариф традицияләре нигезендә дәвам итүен күрәбез. Бу иң беренче чиратта белем бирү һәм тәрбия системасының ислам кыйммәтләренә нигезләнүе белән бәйле. Татар кешесе бер мәхәллә белән яшәп, үз мәгариф учагын булдыра һәм үз көче, акчасы белән аны тота. Төп максат – татар милләтен, гореф-гадәтләрен, телне саклап калу һәм үстерүдән гыйбарәт була. Шул ук вакытта япон хөкүмәтенең татар мөһаҗирләренең белем алу мөмкинлекләрен чикләмичә, аларга күп кенә уңайлыклар тудыруын да искә алырга кирәк. Мал туплаган аерым шәхесләр, мөселман кешесе кануннарыннан тайпылмыйча, төрек-татар җәмгыятләренә матди ярдәм күрсәтәләр. Шуларның берсе – атаклы сәүдәгәр һәм җәмәгать эшлеклесе Габделхак Ногман була. Аның мөһаҗирлектәге эшчәнлеге һәм мирасы милләттәшләре арасында югары бәяләнә. Мөһаҗирлектә татар җәмгыятьләре тарафыннан оештырылган уку йортлары татар халкының зур казанышы һәм горурлыгы. Без аларны белергә, барларга һәм онытмаска тиешбез.

 

ЧЫГАНАКЛАР

Мохбир. Киҗу мәктәбендә // Милли байрак. 1937. 23 апрель.

Мохбир. Милли мәктәп тормышыннан (Киҗу вә Нагоя мәктәпләрендә) // Милли байрак. 1938. 5 август.

Мохбир. Киҗуда имтихан // Милли байрак. 1942. 28 апрель.

Мохбир. Мәсҗид-мәктәп «Ногмания»нең ачылу мәрасиме тәэсиратыннан // Милли Байрак. 1943. 20 октябрь

Мохбир. Мәсҗид вә мәктәбе «Ногмания»нең ачылу мәрасиме // Милли байрак. 1943. 10 ноябрь.

Мохбир. Киҗу җәмгыяте хәбәрләреннән // Милли Байрак. 1944. 20 октябрь.

Хәким Габдулла. Мәрхүм Габделхак әфәнде Ногманның тормыш юлы // Милли Байрак. 1941. 14 февраль.

Шәмсенур Ногман. «Милли Байрак» фондына // Милли Байрак. 1941. 14 февраль.

 

1 Рокыя Мөхәммәдиш (Рокыя Дәүләткилде, 1908–1985), «Милли байрак» газетасы хәбәрчесе, Ерак Көнчыгыштагы Идел-Урал төрек-татар башкарма комитетының дәреслекләр комиссиясе рәисе урынбасары.

×

Об авторах

Шамиль Фанисович Садыков

Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан

Автор, ответственный за переписку.
Email: mergen777@mail.ru

кандидат педагогических наук, старший научный сотрудник Центра истории и теории национального образования

Россия, 420111, ул. Батурина, 7А, Казань

Список литературы

  1. Адутов Р.М. В стране самураев: татарская диаспора и мусульманские школы Японии // Минбар. 2009. № 2(4). С. 46–53.
  2. Гайнутдинов Д. Как в Стране утренней свежести появилась татарская диаспора? URL: https://islam-today.ru/istoria/kak-v-strane-utrennej-svezesti-poavilas-tatarskaa-diaspora/ (мөрәҗәгать итү датасы: 24.04.2023)
  3. Кәримуллин Ә.Г. Корея татарлары. URL: http://beznenmiras.ru/news/redakciya-khabarlare/koreyada-tatarlar (мөрәҗәгать итү датасы: 24.04.2023)
  4. Мәхмүт Таһир. Татарлар Кореяда // Казан утлары. 1990. №7. Б.178–179.
  5. Мортазина Л.Р. «Милли байрак» газетасында мәгариф мәсьәләләре // Гаяз Исхаки и национальное возрождение татар в начале XX века: материалы международной конференции, посвященной 140-летию со дня рождения Г. Исхаки / сост.: Ф.Х.Миннуллина, А.Ф.Ганиева, Л.Р.Надыршина. Казань: ИЯЛИ, 2018. С. 263–267.
  6. Усманова Л.Р. Тюрко-татарская эмиграция в Северо-Восточной Азии начала XX в. // Гасырлар авазы=Эхо веков. 2005. №1. С. 92–100.
  7. Усманова Л.Р., Черникова Л.П. «Ориентировка НКВД» по тюрко-татарской эмиграции в Китае и Японии // Общество и государство в Китае. 2020. №34. С. 628–701.
  8. Usmanova L. The Türk-Tatar Diaspora in Northeast Asia. Transformation of Consciousness: A Historical and Sociological Account Between 1898 and the 1950s. Tokyo: Rakudasha, 2007.

Дополнительные файлы

Доп. файлы
Действие
1. JATS XML

© Садыков Ш.Ф., 2023

Creative Commons License
Эта статья доступна по лицензии Creative Commons Attribution 4.0 International License.

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».