From the history of the Muslim parishes of the Urmaevo village (mid-18th – early 20th centuries)
- 作者: Bagautdinova K.Z.1
-
隶属关系:
- Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
- 期: 卷 9, 编号 2 (2024)
- 页面: 224-232
- 栏目: Этнография тюркского мира
- URL: https://journal-vniispk.ru/2619-1636/article/view/266201
- DOI: https://doi.org/10.22378/he.2024-9-2.224-232
- ID: 266201
如何引用文章
全文:
详细
The article analyzes certain aspects of the history of the Muslim community of the Urmaevo village. This settlement, which was part of the Kazan province before the revolution, is now part of the Komsomolsky district of the Chuvash Republic. The publication, based on archival sources, shows the history of the emergence of the Muslim community of the village, the construction of the mosque, and the procedure for appointing decree mullahs. It was revealed that in the Urmaevo village Muslim Tatars lived together with baptized Tatars. Two families of hereditary imams served in the community, who had difficult relationships with each other. Now the work of Imam Fakhretdin Sayfetdin Sultanov, who headed the first mahalla of the village for 65 years, is continued by his grandchildren.
全文:
Казан губернасы Чуел (Цивиль) өязенә караган гыйбрәтле үткәнебезнең бер кисәген үзенә сеңдергән авылларның берсе – хәзерге Чувашстан Республикасы Комсомол районына кергән Урмай авылы.
Административ-территориаль яктан Урмай авылы башта Казан өязе Нугай даругасы, ә 1780 нче еллардан Казан губернасы Чуел өязе составына керә.
Инкыйлабка кадәр татар авылларында дини тормыш, әхлакый тәрбия һәм гореф-гадәтләр нигездә дин әһелләре җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Дини-тәрбия институтларын өйрәнгәндә, мәхәллә тарихы үзәк урынны алып тора, руханиларның язмышы гыйбрәтле һәм игътибарга лаек.
Урмай авылында мөселман җәмгыяте (мәхәллә) барлыкка килү һәм беренче мәчет төзелү тарихы серләрен ачыклаучы төгәл мәгълүматлар безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Шулай да мөселман җәмгыяте тарихы авылның борынгы тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
Безнең көннәргә кадәр сакланган язма чыганакта – 1716 елгы ландрат кенәгәсендә Урмай авылы халкы исемлеге бар (Россия дәүләт борынгы актлар архивы (РДБАА). 350 ф. 1 тасв. 158 эш. 92–98 кгз.и.я.). «Казан губернасы татар мәчетләре» турындагы документта мәчетнең төзелү вакыты «йөз ел элек» дип теркәлгән (Ислаев, Галлямов, 2005: 309). Шулай булгач, Урмай авылы мәхәлләсенең борынгы булуына шик юк. Һичшиксез, татар халкы авылга нигез салу белән мәчет төзегән, мәчет каршында мәхәлләсен дә оештырган.
Авыл җәмгыяте тормышында аның рухи җитәкчесе – имам аерым бер роль уйнаган. Халыкның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча үзенең турыдан-туры вазифаларын башкарудан тыш, мулла хөкемдар ролен дә үти, бәхәсләрне шәригать кануннары буенча хәл итә. Яшь буынга дини белем бирә, мәхәллә кешеләренең әхлакый халәтләрен күзәтә. Авылның дини-мәдәни тормышында мөһим роль уйнавы, әхлак ягыннан пакълеге һәм зур рухи абруе нәтиҗәсендә мулла крестьяннар арасында зур хөрмәт казана.
1829 елда мөселман руханиларына мөһим дәүләт функцияләре йөкләнә. Мулла мәхәллә кешеләренең гражданлык хәле турындагы актларны алып барырга – махсус документларда (метрика кенәгәләрендә) туу, никахлашу, аерылышу, үлү актларын теркәргә тиеш була. Бу документларны күпмедер дәрәҗәдә хәзерге заман паспортларының аналогы дип атарга мөмкин. Дәүләтнең хокук киңлегендә кешенең социаль-юридик хәле шуларга бәйле була. (Бүгенге тикшеренүчеләр өчен әлеге документлар нәсел тарихларын тергезүдә, аерым шәхесләрнең шәҗәрәләрен төзүдә иң әһәмиятле һәм мәгълүмати чыганакларның берсе булып тора.) Алай гына да түгел, муллалар җомга намазы вакытында патша указларын җиткерергә, югары хакимияткә тугрылык анты кабул итәргә, мәхәллә кешеләренең сәяси рухын, тәкъвалыгын күзәтеп торырга тиеш була.
1730 нче елларда төзелгән «Яңа чукындырылганнар эшләре комиссиясе» 1740 елдан «Яңа чукындырылганнар эшләре конторосы» дип үзгәртелеп, башка милләт халыкларын, шул исәптән мөселманнарны, көчләп чукындыру белән шөгыльләнә. Миссионерлар үзләренең уңышсызлыкларын мөселманнар йогынтысы белән аңлата башлагач, 1742 елның 10 маенда Синодның мәчетләрне җимерү турындагы указы дөнья күрә. Казан, Түбән Новгород, Әстерхан һәм Себер губерналарында мәчетләр күпләп юк ителә (Заһидуллин, 2021: 21).
1742 елда төзелгән «Экстрат в Правительствующий сенат ис Казанской губернии о татарских мечетях» дип аталган документ Мәскәү шәһәренең Россия дәүләт борынгы актлар архивында саклана (РДБАА. 248 ф. 126 тасв. 803 эш). Чыганакта Нугай даругасына кергән Урмай авылы мәчете турында: «... В деревне Урмаево одна мечет[ь] при тритцети дворах, которая не сломана. Рас[с]тоянием оная имеетца от Шихарданской мечети в пятидесят дву, от новокрещенской деревни Киртелей в семидесят, от рус[с]кой ясашной деревни Тинбы в сороки верстах. А по скаске той деревни татар показано: оная мечеть была построена тому со ста лет. А новокрещен во оной деревне Урмаевой не имеетца», – дип язылган (Ислаев, Галлямов, 2005: 309).
Бу елларда Лука Канашевич (Аксак Каратун) Казан епархиясе епископы була. Аның эшчәнлеге тарихка чукындыру сәясәтенең иң көчле чоры булып кереп калган. Шулай булуга да карамастан, 30 хуҗалыктан торган Урмай авылы мәчете җимерелүгә дучар ителми. Әлбәттә авылны чукындыру сәясәте читләп узмый, халыкның бер өлеше православие динен кабул итәргә мәҗбүр була.
Алга таба хөкүмәт белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләр 1764 елда, патшабикә Екатерины II идарә иткән чорда йомшара. «Яңа керәшен контора»сы бетерелә, татарларны православиегә өндәү эшендә теләсә нинди көчләү чаралары тыела (Законнар тулы җыелмасы (ЗТҖ (ПСЗ)) – 1. XVI т. №12126). 1773 елның 1 июнендә чыккан «Барлык диннәргә тигез караш» указы ислам динен тануны үз эченә алган гаять мөһим закон акты булып санала. Ул мөселманнарның ирекле табынуга хокукларын ныгыта һәм җирле чиркәү башлыкларына һәм миссионерларга «барлык чит диннәргә кагылышлы» эшләргә тыкшынуны тыя (ЗТҖ–1. XIX т. №13996). 1783 елның 28 гыйнвар законы нигезендә мөселман руханиларын җирле мөселман җәмгыяте сайлавы буенча Россия гражданнары арасыннан билгеләп кую рөхсәт ителә (ЗТҖ–1. XXI т. №15653). Әлеге законнар Россиядәге мөселман җәмгыятенең империянең дәүләт системасына ныклап кереп урнашуының, мөселман татарларның дини тормышы һәм табынулары тәртибе хокукый яктан билгеләнүнең башлангычы була.
Христиан чиркәүләреннән аермалы буларак, мөселман татарларның дини җәмгыятьләрендә рәсми рәвештә билгеләнгән кырыс иерархик система булмый. Шуңа күрә алар белән идарә итү уңайлырак булсын өчен, 1788 елда хөкүмәт тарафыннан «Оренбург мөселман диния нәзарәте» оештырыла. Ул Эчке Россия һәм Себердә яшәүче барлык мөселманнарның югары җитәкчелек һәм суд органы булып китә (ЗТҖ–1. XXII т. №16710, №16711).
1865 елда Урмай һәм Бәймәт авылларыннан торган мәхәлләдә 530 ир һәм 523 хатын-кыз санала. Җәмигъ мәчетендә имам вазифаларын 1835 елны указ алган имамнар Таҗетдин Ильясов (15 май), Фәхретдин Сәйфетдин уллары (26 июль) башкаралар.
Авыл мулласының төп кереме булып мәхәллә халкының акчалата һәм әйберләтә биргән бүләкләре исәпләнә. Мөселман руханилары һәм мәхәллә кешеләре арасындагы финанс мөнәсәбәтләрен көйләүче билгеле бер дәүләт законы булмый. Алар электән килгән традицияләргә, мәхәллә эчендәге үзара килешүләргә, крестьяннарның матди мөмкинлекләренә нигезләнә. Шәригать кануннары җәмгыять эчендәге финанс мәсьәләләрен көйләүче төп чыганак булып исәпләнә. Мәхәллә халкы хезмәтләре өчен указлы муллаларга елына 20 сумга кадәр, азанчы – Габделмән Батый улына (указы 20 апрель, 1835 ел) 8 сумга кадәр иганәчелек ярдәме күрсәтә (Татарстан Республикасы Дəүлəт архивы (ТР ДА). 2 ф. 2 тасв. 8 эш. 65–65 кгз.и.я.).
1875 елда мәдрәсәдә 18 шәкерт белем алса (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 710 эш. 36 кгз.и.я.–37 кгз.), 1897 елда ир балалар саны 70 кә, ә 1902 елда 85 кә җитә. Шулай ук 1897 елда 50 (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 5568 эш. 332 кгз.и.я.–333 кгз.), 1902 елда 70 кыз бала абыстайдан сабак ала (ТР ДА. 2 ф. 1 тасв. 1510 эш. 310 кгз.и.я.–311 кгз.). Мәдрәсә ата-аналар ярдәме белән җылытыла һәм яктыртыла. Түбәндә китерелгән саннар укучы балаларның елдан-ел арта барганлыгын күрсәтә.
1878 елда мәхәллә халкы яңа мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. 1866 елда ук Урмай авылы мәчетендә янгын чыккан була. Барлык оештыру эшләрен алып бару өчен үзләре арасыннан Гафиятулла Ибәтуллинны вәкил итеп билгелиләр.
Мәхәллә исеменнән төзелгән карарда: «1 нче һәм 2 нче Урмай авылларында православие диненнән исламга кире кайткан 68 ир заты аерым яшиләр. Алар безнең белән дин эшләре буенча аралашмыйлар, руханиларыбыз аларны үзләре белән дога кылырга кертмиләр һәм кертмәячәкләр дә», – дип язылган (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 1256 эш. 1–1 кгз.и.я.). Моны дөрес аңларга кирәк. Әйе, закон нигезендә исламга кайтучыларны мәхәллә исемлегенә рәсми рәвештә кертергә ярамаган. Шулай да алар ислам кануннары нигезендә яшәгәннәр. Мәхәллә халкы аларга тискәре карамаган. 1905 елның 17 (30) апрелендә император Николай II нең «Дин иреген ныгыту турында»гы указы нигезендә рәсми рәвештә үз диннәренә кайтырга хокук алганнар.
Урмай авылы агач мәчете планы. 1878 ел. ТР ДА. 2 ф. 14 тасв. 616 эш.
1878 елның 7 июнендә Казан губерна архитекторы Хрщонович мәчет проектын раслый (ТР ДА. 2 ф. 14 тасв. 616 эш). Мәчет бинасы агачтан, шул чорга хас типик план буенча төзелә.
1900 елның 30 августында Урмай авылыннан – 425, Яңа Бәймәттән – 3 гаиләдән 10 кеше, икенче мәхәллә төзеп, аерылып чыгу теләген белдереп карар төзиләр. Сәбәп итеп мәчетнең кысан булуын күрсәтәләр. 1857 елда кабул ителгән законда мәчет төзү өчен мәхәлләдә ир-ат затлар саны 200 дән ким булмаска, дин әһелләре хезмәтенә түләүне һәм хуҗалык чыгымнарын үзләре күтәрергә тиешлеге ассызыклана (ЗТҖ-3. VI т. 1 б. №4102).
Мәхәллә халкының карары шул пунктларны истә тотып төзелә: «Ислам шәригате нигезендә дин әһелләренә безнең тарафтан һәрбер йорт хуҗасы: 1) кеременең 1/10 өлешен, 2) чалган хайванның тиресен һәм 3) “Ураза” бәйрәмендә һәр гаилә әгъзасыннан 10 кадак күләмендә бөртекле ашлык бирергә тиешлеген истә тотып, яңа мәчет каршындагы руханиларга карата да шәригать таләпләрен үтәрбез», – дип ышандыралар. Шулай ук яңа туган балага исем кушу, мәет озату, никах уку һ.б. йолаларны үтәгән өчен түләүне, мәчетне төзекләндереп тору, аеруча җылылык, яктылык һәм башка чыгымнарны мәхәллә халкы үз өсләренә алачакларын белдерәләр (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш. 15 кгз.).
Чуел өязе Беренче стан приставы мәчет бинасы төзеләчәк урынны килеп тикшерә һәм түбәндәге белешмәне төзи: «Мәчет бинасы авылның уртасында, хуҗалык утарларыннан бераз калкуырак җирдә булачак: көнчыгыштан-көнбатышка – 46 сажин, төньяктан-көньякка – 53 сажин; көнчыгыштан – Сафиулла Вәлиев, көнбатыштан – урам, төньяктан – Әһлиулла Хәйбуллин һәм көньяктан Гыйззәтулла Гобәйдуллин утарлары белән чикләнгән» (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш. 17 кгз.).
Авыл халкы яңа төзеләчәк мәчеткә мулла итеп беренче мәхәлләнең икенче имамы Таҗетдин Җәмалетдиновны сайлап куярга теләк белдерәләр. Ләкин икенче мәхәллә ачуга имам Фәхретдин Сәйфетдин улы каршы чыга. Карарның дөрес төзелмәгәнлеген күрсәтеп, рапорт яза: «Икенче мәхәллә исемлегенә беренче мәхәллә кешеләрен дә керткәннәр, авыл халкы болай да ярлы яши, имана җирләре төрле урыннарда урнашкан», дип, яңадан тикшерүне сорый (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш. 18 кгз.и.я.). Барлык тикшерүләрдән соң, Диния нәзарәте мәчет төзергә рөхсәт бирә һәм №1677 номерлы указ нигезендә 1902 елның 4 декабрендә Урмай авылында икенче мәхәлләгә нигез салына.
1901 елны 65 ел имам вазифасын башкарган, 50 еллык хезмәте өчен «Тырышлык өчен» («За усердие») көмеш медале белән бүләкләнгән, зур ихтирамга лаеклы имам Фәхретдин Сәйфетдин улы Солтанов вафат була.
1902 елгы исемлектә беренче мәхәлләнең имам вазифаларын 55 яшьлек хатыйб һәм мөгаллим Җәмалетдин Таҗетдин улы; ә икенче мәхәлләдә имам-хатыйб вазифасын 57 яшьлек Насретдин Фәхретдин улы башкара дип күрсәтелгән (ТР ДА. 2 ф. 1 тасв. 1510 эш. 310 кгз.и.я.–311 кгз.). Чыганакларны өйрәнү нәтиҗәсендә документта буталчылыклар булганлыгы ачыкланды. 1835 елдан алып беренче мәхәлләдә имам вазифасын башкарган Фәхретдин мулланың улы Насретдин әтисенең вафатыннан соң аның эшен дәвам иткән, димәк, иске мәчеттә беренче мәхәллә имамы вазифаларын үтәгән.
XIX йөз ахырында авыл муллаларын сайлау тәртибенә үзгәрешләр кертелә. 1896 елдан алар өяз училищелары советларында русча сөйләшә һәм укый алулары турында имтихан тотарга тиеш булалар (Заһидуллин, 2021: 143). 1897 елда Россия империясенең Беренче җан исәбен алу вакытында татарлар арасында булган каршылыклар, чуалышлар да эзсез калмаган. Булачак муллаларны бу мәсьәләдә дә ныгытып тикшерә башлыйлар.
Фәхретдин имамның улы Насретдин 1846 елның 7 мартында Урмай авылында туа. Ул 25 еллар чамасы Тамбов губернасы Елатьма өязендәге татар авылы Бастанда (хәзер Рязань өлкәсенә керә) мөгаллим булып хезмәт итә (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш. 4 кгз.).
Насретдин Фәхретдинов 1901 елның 1 гыйнварында Шацк шәһәрендә рус теленнән имтихан тапшырып, шул ук елның 5 маенда Диния нәзарәтеннән имам-хатыйб, мөгаллимлеккә дә сынау биреп, белешмә ала (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш. 11, 12 кгз.). 1902 елның 13 сентябрендә 34 номерлы указ нигезендә Губерна идарәсе тарафыннан беренче мәхәлләгә хатыйб итеп билгеләнә (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш. 29 кгз.).
Мөхәммәтзариф Җәмалетдин улы 1878 елның 1 октябрендә Урмай авылында мулла гаиләсендә туа (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 14 кгз.). Ул 1902 елны Арча шәһәрендә мәдрәсә тәмамлый. Сентябрь аенда имтиханнар тапшырып, Диния нәзарәтеннән имам-хатыйб, мөгаллим дигән белешмә ала һәм икенче мәхәлләгә мулла итеп сайлана (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 1 кгз.).
Шулай да яңа мәчет ачылганчы муллалар арасында низаг чыгып тора. Диния нәзарәтенә шикаятьләр язалар.
Җәмалетдин Таҗетдин улы, үзе беренче мәхәлләдә калып, улын икенче мәхәлләгә куярга тели. Өяз исправнигы ике шикаять ала. Берсе – имам Насретдин Фәхретдиновтан: «Мин, Насретдин Фәхретдин улы, узган ел Урмай авылындагы иске мәчет каршында мулла вазифасына сайландым. Минем авылдашым Җәмалетдин Таҗетдинов хәзрәт, икенче мәхәлләгә расланганчыга кадәр, үз теләге белән яңа җәмигъ мәчетенә күчеп, гыйбадәт кыла башлады. Ул, ялган юллар белән улы Мөхәммәтзарифны икенче мәхәлләгә сайлап куяр өчен җәмгыятьтән карар төзетте. Үзе беренче мәхәлләдә калып, улын икенче мәхәлләгә куярга уйлый. Бүгенге көндә беренче мәхәлләдә мин имам булып торам» (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 5–5 кгз.и.я.). Икенче шикаятьтә Урмай мәхәлләсенә кергән Яңа Бәймәт авылы крестьяннары Госманов һәм Төхфәтуллиннар карарның дөрес төзелмәгәнлеген күрсәтәләр. Тикшерүләр уздырылганнан соң, Мөхәммәтзарифның икенче мәхәлләгә сайлануында ялгышлыклар табылмый һәм тугрылык анты бирергә рөхсәт ителә (ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш. 22 кгз.).
Революциядән соң илдә зур үзгәрешләр башлана. Репрессияләр көчәя, урта хәлле крестьяннарны, дин әһелләрен сайлау ирегеннән мәхрүм итәләр. Сталин репрессиясе корбаннары – «кулак»лар барлыкка килә. Авыл хуҗалыгында коллективлаштыру башлана. Бу хәл авылда яшәүче хәллерәк кешеләрнең малларын тартып алуга китерә. Аларны чит җирләргә, авыр эшләргә җибәрәләр. Мәчетләр ябыла. Фәхретдин мулланың оныгы, алты тел белгән укымышлы мөгаллим, мөәзин Хәлим Сафиулла улы гаиләсе белән Ашхабадка китәргә мәҗбүр була. Ире вафат булгач, Зәйрә ханым дүрт баласын алып туган якларына кайтырга чыга. Юлда өч кыз баласы авырып вафат була. Бердәнбер улы Габделбари белән Урмай авылына кайтып урнаша.
Бүгенге көндә Урмай авылында 3 мәчет халыкка хезмәт күрсәтә. Фәхретдин мулланың бишенче буын оныклары – җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, нәсел тарихлары белән кызыксыналар, эзләнүләр алып баралар. Сафиуллин Хәйдәр Габделбари улы Чувашстан Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Фәнис Габделбари улы – Чувашстан Республикасы Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе (мөхтәсиб), Урмай авылы Кара Пулат мәчете имам-хатыйбы. Аның улы Сафиуллин Ариф-Радик Фәнис улы (1992) Кострома шәһәре җәмигъ мәчетендә имам.
Фәхретдин имамның нәселе зур, тармаклары киң таралган. Аның дәвамчылары арасында эшмәкәрләр, медицина хезмәткәрләре, дин әһелләре һ.б. һөнәр ияләре булу шатландыра.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, төрле авырлыклар, киртәләр булуга карамастан, безнең бабаларыбыз үзләренең дини үзәкләрен сакларга тырышканнар, алай гына түгел, халык саны арту сәбәпле, үз хисапларына яңа мәчетләр, балалары белемле булсын өчен мәктәпләр төзегәннәр. Шул рәвешле гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне буыннан-буынга тапшыруга ирешкәннәр.
Мәнфәгатьләр конфликты
Автор мәнфәгатьләр конфликты булмау хакында хәбәр итә.
Конфликт интересов
Автор заявляет об отсутствии конфликта интересов.
Conflict of interests
The author declares no relevant conflict of interests.
ЧЫГАНАКЛАР
ЗТҖ–1. XVI т. №12126.
ЗТҖ–1. XIX т. №13996.
ЗТҖ–1. XXI т. №15653.
ЗТҖ–1. XXII т. №16710, №16711.
ЗТҖ–3. VI т. 1 б. №4102.
РДБАА. 248 ф. 126 тасв. 803 эш.
РДБАА. 350 ф., 1 тасв. 158 эш.
ТР ДА. 2 ф. 1 тасв. 1510 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 8 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 710 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 1256 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 5568 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6309 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6465 эш.
ТР ДА. 2 ф. 2 тасв. 6627 эш.
ТР ДА. 2 ф. 14 тасв. 616 эш.
作者简介
Khalida Bagautdinova
Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
编辑信件的主要联系方式.
Email: halida12_61@mail.ru
ORCID iD: 0009-0009-1809-8556
Research Fellow at the Department of History of the Volga and Cis-Urals Regions
俄罗斯联邦, Kazan参考
- Zagidullin I.K. (2021) Muftis and qazis. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)
- Islaev F., Gallyamov R. (2005) Tatar mosques of the Kazan District of the mid-18th century. Gasyrlar avazy – Ekho vekov [Echo of centuries]. No. 2: 303–311. (In Russ.)
补充文件
